Добавлено rusyazykly в СР, 31/05/2023 - 16:40
Күбәләк кар явар төбәк,
Бураннар бурар урын;
Кышлары елап китсә дә,
Аклыгы калыр урын.
Күкләре гел зәңгәр аның,
Узганы — моңлы дастан.
Гүзәл як минем туган җир —
Кояшлы Татарстан!
Гөрләвекләрне җырлатып
Кояшым мартта көлә.
Яз үзе безнең якларны
Сагынып, эзләп килә.
Күкләре гел зәңгәр аның,
Узганы — моңлы дастан.
Гүзәл як минем туган җир —
Кояшлы Татарстан!