Әникәем, кадерлем син,
Күңелемнең наз, нуры.
Йөрәгеңдә без белмәгән,
Чишелмәгән сер тулы.
Әникәем, рәхмәт сиңа,
Тоям ярдәм, назыңны.
Һәрвакыт бәхетле итеп
Күрсәң иде кызыңны.
Әникәем, кадерлем син,
Әйттең ич безгә шуны:
“Нәфис булыгыз яшьлектә,
Кызлар — чәчәк токымы”.
Әникәем, рәхмәт сиңа,
Тоям ярдәм, назыңны.
Һәрвакыт бәхетле итеп
Күрсәң иде кызыңны.
Әникәем, йөрәгеңә
Ни сөйләсәм, шул сыя.
Бар җылыңны, бар назыңны
Биргәнсең бит син миңа.
Әникәем, рәхмәт сиңа,
Тоям ярдәм, назыңны.
Һәрвакыт бәхетле итеп
Күрсәң иде кызыңны.
Бу җыр Людмила Аланлы репертуарында бар
Добавлено rusyazykly в СР, 31/05/2023 - 16:43
«
»