Сандугачым чиядә

Категория: көе сүзләре

Бер сандугач оя корды
Өй каршында чиядә.
Йокыларымнан уята
Чүт-чүт сайрап иртәдә.

Сандугачым сайравына
Кушыла җырчы кошлар.
Уйга калып, моңга талып,
Җырлыйсы иде, дуслар!

Сайра, кошкай, сайра әле,
Ташлама син ояңны.
Син сайрарсың, мин җырлармын,
Бергә саклыйк без аны.

Сандугачым сайравына
Кушыла җырчы кошлар.
Уйга калып, моңга талып,
Җырлыйсы иде, дуслар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »