Су буйларында йөрдем

Су буйларында йөрдем,
Үз чишмәмне эзләдем.
Җил уйнаган комнарында
Уелып калды эзләрем.

Су буйларында йөрдем,
Суга салдым серләрем.
Сине яратып туярга
Җитмәстер гомерләрем.

Су буйларында йөрдем,
Уйландым да моңландым.
Көлүеңне хәтерләткән
Чишмә җырын тыңладым.

Су буйларында йөрдем,
Суга салдым серләрем.
Сине яратып туярга
Җитмәстер гомерләрем.

Чишмә җырларын тыңладым,
Эчтем баллы суларын.
Күз алларымда — сыннарың,
Миңа сузган кулларың.

Су буйларында йөрдем,
Суга салдым серләрем.
Сине яратып туярга
Җитмәстер гомерләрем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »