Син аңларсың микән?

Категория: көе сүзләре

Офыкларда яна ак болытлар,
Тугайларга төшә балкышы.
Ак болытлар булып яктырамын,
Сиңа төшә миннән яктысы!

Тургай белән бергә моңланам да, моңланам да
Ак болытка карап уйланам.
Синең өчен генә яшәвемне, яшәвемне
Син аңларсың микән берзаман?!

Сагышларын әйтеп сайрый тургай,
Еракларга китә моңнары.
Күңелемдә чыңлый тургай моңы,
Ишетәсең микән син аны?!

Тургай белән бергә моңланам да, моңланам да
Ак болытка карап уйланам.
Синең өчен генә яшәвемне, яшәвемне
Син аңларсың микән берзаман?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »