Добавлено rusyazykly в ЧТ, 01/06/2023 - 13:38
Читтән генә сиңа карап торам,
Дөнья сиңа шундый килешә:
Күлмәгеңә болын рәсме төшкән,
Ә күлмәгең рәсме — инештә.
Ялгыз гына басып торасың син,
Язгы рәсмең уйный инештә.
Читтән генә сиңа карап тордым —
Дөнья сиңа бик тә килешә.
Күзләреңә кичке эңгер йоккан,
Мин, зәңгәр күз диеп, җыр язам.
Чәчләреңдә җылы җилләр йоклый —
Алар күчкән сиңа бу яздан.
Ялгыз гына басып торасың син,
Язгы рәсмең уйный инештә.
Читтән генә сиңа карап тордым —
Дөнья сиңа бик тә килешә.