Үрнәк

Ал чәчәкләргә күмелә
Май аенда алмагач.
Таңнар сыз(ы)лып аткан чакта
Парлап сайрый сандугач.

Үрнәкнең урамнары,
Бормалы су юллары.
Чәчеп сипкән гөлләр кебек
Тигәнәш аланнары.

Сандугачлар битен юа
Иртәнге чык суында.
Гашыйк җаннар ярын таба
Чирмешән су буенда.

Үрнәкнең урамнары,
Бормалы су юллары.
Чәчеп сипкән гөлләр кебек
Тигәнәш аланнары.

Тәмләп эчәм чишмә суын,
Үрнәк чишмәсе салкын.
Йөрәгемдә сагынудан
Атмасын бөек ялкын.

Үрнәкнең урамнары,
Бормалы су юллары.
Чәчеп сипкән гөлләр кебек
Тигәнәш аланнары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »