Сөюемне ят итмә

Категория: көе сүзләре

Җилләр кебек яннарымнан
Тиз генә узып китмә,
Елмаеп бер эндәш миңа,
Сөюемне ят итмә.

Җаныкаем-бәгырькәем,
Бер борылып карачы,
Син бит минем тормышымда
Йөрәгем сандугачы.

Йөрәгемә ялкын салып,
Бер кочаклап алып үп,
Дөрләп янган мәхәббәтнең
Чаткылары булсын күп.

Җаныкаем-бәгырькәем,
Бер борылып карачы,
Син бит минем тормышымда
Йөрәгем сандугачы.

Гүзәл тормыш юлларыннан
Икәү бергәләп узыйк,
Ике йөрәк бергә булып,
Гашыйклар җырын сузыйк.

Җаныкаем-бәгырькәем,
Бер борылып карачы,
Син бит минем тормышымда
Йөрәгем сандугачы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »