Сиңа ашкына күңел

Категория: көе һәм сүзләре

Минем өчен иң кадерле
Син генә бу дөньяда
Кайларда гына булсам да,
Син булырсың гел янда.

Ягымлы синең карашың,
Күз алларымнан китми.
Син булмасаң яннарымда,
Суларга һава җитми.

Сине генә сөеп яшим,
Башкалар кирәк түгел.
Кай да гына йөресәм дә,
Сиңа ашкына күңел.

Ягымлы синең карашың,
Күз алларымнан китми.
Син булмасаң яннарымда,
Суларга һава җитми.

Тормыш юлы сикәлтәле,
Үтик аны гел бергә.
Хисләребез уртак безнең
Саклыйк әле гомергә.

Ягымлы синең карашың,
Күз алларымнан китми.
Син булмасаң яннарымда,
Суларга һава җитми.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »