Рәнҗетмәгез хатын-кызны

Категория: көе сүзләре

Өйнең яме, чәйнең тәме,
Син булганда дөнья ямьле.
Үзеңне дә ярата бел,
Кадерли бел, и, хатын-кыз.
Иң бәхетле әни булып,
Иң сөекле хатын булып,
Елмаеп һәм көлеп яшә,
Гүзәл зат бит син, хатын-кыз.

Канатларын каерырга хакыгыз юк,
Юк хакыгыз.
Кем өчендер газиз әни,
Назлы яр ул,
Ул — хатын-кыз!
Рәнҗетергә, елатырга хакыгыз юк,
Юк хакыгыз.
Бәхет өчен яратылган
Нәфис зат ул,
Ул — хатын-кыз!

Якты кояш — күпләр өчен,
Сокландыра яшәү көчең.
Кыен хәлгә калганда да,
Көчле бул син, и, хатын-кыз.
Күңелеңә нурлар тулсын,
Таянырлык кешең булсын,
Бәхет өчен туган җан син,
Бәхетле бул, и, хатын-кыз!

Канатларын каерырга хакыгыз юк,
Юк хакыгыз.
Кем өчендер газиз әни,
Назлы яр ул,
Ул — хатын-кыз!
Рәнҗетергә, елатырга хакыгыз юк,
Юк хакыгыз.
Бәхет өчен яратылган
Нәфис зат ул,
Ул — хатын-кыз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »