Ык буе авыллары Сабантуе гимны

Башкорт(ы)стан, Татар(ы)стан аша,
Ырымбурлар җирен кочаклап,
Ык елгасы төшә Иделемә
Дуслык хөрмәтенә җыр җырлап.

Бишбүләк, Бәләбәй, Абдуллалар,
Туймазы, Ютазы, Ярмәкәй.
Шаран, Баулы, Мөслим, Бакалылар,
Минзәлә, Актаныш, Азнакай…

Мең ел элек безнең бабакайлар
Шушы җирне сайлап алганнар.
Ык буенда кыйбласын табып,
Авылларга нигез салганнар.

Бишбүләк, Бәләбәй, Абдуллалар,
Туймазы, Ютазы, Ярмәкәй.
Шаран, Баулы, Мөслим, Бакалылар,
Минзәлә, Актаныш, Азнакай…

Авылларда гөрләп тормыш бара,
Иген үсә, үсә балалар.
Ык өстендә дуслык-туганлыкка
Мәңге янмас күпер салганнар.

Бишбүләк, Бәләбәй, Абдуллалар,
Туймазы, Ютазы, Ярмәкәй.
Шаран, Баулы, Мөслим, Бакалылар,
Минзәлә, Актаныш, Азнакай…

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Ык буе авыллары Сабантуе гимны»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »