Добавлено rusyazykly в ВС, 11/06/2023 - 10:37
Яңгырый милли җыр-моңнар,
Чакырып әллә кайдан.
Һәр милләтне якын итә
Безнең кунакчыл мәйдан.
Сабантуй! Сабантуй!
Чын татарча милли туй!
Бердәмлек үрнәге булып,
Дөнья гизә сабантуй!
Сабантуйда түрдә булсын
Ата-баба йоласы;
Гореф-гадәтләрне күреп
Үссен заман баласы.
Сабантуй! Сабантуй!
Чын татарча милли туй!
Бердәмлек үрнәге булып,
Дөнья гизә сабантуй!
Кыр батырлары көч бирә
Сабантуй батырына.
Очырыйк ак күгәрченнәр
Зәңгәр күк чатырына.
Сабантуй! Сабантуй!
Чын татарча милли туй!
Бердәмлек үрнәге булып,
Дөнья гизә сабантуй!