Кире кайтып булмый үткәнгә

Категория: көе сүзләре

Тешең барда — тешлә,
Көчең барда — эшлә,
Шатлана бел туган һәр көнгә.
Яшьлек бик тиз уза,
Кигән күлмәк туза,
Кире кайтып булмый үткәнгә.

Бирелә бел хискә,
Туя белмә һич тә,
Яратуың калсын йөрәктә.
Сурелмәсен учак,
Суынмасын кочак,
Олыгаеп барган мәлдә дә.

Гомер уза димә,
Башларыңны имә,
Олы терәк кирәк кемгә дә.
Чәчләргә чал куна,
Матурлыклар уңа,
Мәхәббәтле калыйк гомергә.

Бирелә бел хискә,
Туя белмә һич тә,
Яратуың калсын йөрәктә.
Сурелмәсен учак,
Суынмасын кочак,
Олыгаеп барган мәлдә дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »