Ут яна — минем йөрәгем

Юк, кирәкми артык сүзләр,
Иркәлидер назлы күзләр.
Тыныч кына карап бак әле.
Карашыңда яшәү яме,
Иренеңдә сөю тәме,
Минем белән бергә ян әле!

Ут яна — синең күзләрең,
Ут яна — минем йөрәгем.
Кил, җаным, сөю учагы
Бергә дөрләсен!

Бүләк ит син карашыңны,
Өнсез миңа каласымны
Үзем дә бик яхшы аңлыймын.
Магнитмы әллә кузкәйләрең?
Югалтмыймын сүзкәйләрең,
Меңнәр арасыннан таныймын.

Ут яна — синең күзләрең,
Ут яна — минем йөрәгем.
Кил, җаным, сөю учагы
Бергә дөрләсен!

Карашларың үтә җанлы,
Карашларың өтә җанны.
Баш әйләнә сихри караштан.
Карашларың күңел көзгең,
Яратасың — сизәм үзем.
Үзем дә бит, син дип, җан атам.

Ут яна — синең күзләрең,
Ут яна — минем йөрәгем.
Кил, җаным, сөю учагы
Бергә дөрләсен!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »