Добавлено rusyazykly в Пнд, 12/06/2023 - 20:59
Күңелләре — гөлбакчадай,
Наз тулы карашлары.
Һич күргән юк әле җирдә
Алар күк яратканны.
Бәхетлеләр, кадерлеләр —
Дөньяда алар барда.
Без аларның балалары —
Дан җырлыйк аналарга!
Онытмыйкчы,һәммәбез дә
Бурычлылар аларга.
Мәрхәмәтле,ихтирамлы
Булыйкчы аналарга!
Бәхетлеләр, кадерлеләр —
Дөньяда алар барда.
Без аларның балалары —
Дан җырлыйк аналарга!
Тик бәхетле көннәр генә
Көтсен аларны алда.
Һәрвакытта кадер-хөрмәт
Күрсәтик аналарга!
Бәхетлеләр, кадерлеләр —
Дөньяда алар барда.
Без аларның балалары —
Дан җырлыйк аналарга!