Якты йолдызым

Категория: көе һәм сүзләре

Жылы җәйләр җитте тагын,
Якты йолдыз күкләрдә.
Шул йолдызлар арасыннан
Эзлим сине кичләрдә.
Шул йолдызлар арасыннан
Тапсаң сине әгәр дә,
Өзеп алыр идем, ләкин
Буем җитмәс һичләр дә.

Оч, оч, оч яныма!
Кун, кун, кун кулыма!
Син минем күз нурым,
Күктәге якты йолдызым!

Нур сибәсең күкләрдән син
Балкып, сөю өләшеп.
Син бит мин сайлаган йолдыз,
Сөйлик, әйдә, серләшеп.
Җәйнең җылы кичендә син
Бик якты балкыйсың.
Сизәсеңме хисләремне
Сиңа дигән татлысын?

Оч, оч, оч яныма!
Кун, кун, кун кулыма!
Син минем күз нурым,
Күктәге якты йолдызым!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »