Сине һаман көтәм

Салкын көзләр җитте,
Күңелдән җыр китте,
Йөрәккәем әрнеп сызыла.
Иртә таңда томан,
Сихри ялкын сыман,
Күл өсләрен ялмап сузыла.
Пар миләштә яфрак,
Моңсу җирне каплап,
Сары чәчәк булып коела.
Икәү бергә салган
Эзләр торып калган
Кичләр кайтыр төсле тоела.

Биек тауга менеп,
Сагышларым түгеп,
Кошлар юлын ялгыз үтәрмен.
Биек тауга менеп,
Сагышларым түгеп,
Син килгәнне өзелеп көтәрмен.

Саубуллаша кошлар,
Килер инде кышлар,
Ә мин һаман сине көтәрмен.
Сөю бүләк иткән,
Сары сагыш сипкән
Яшьлек сукмагыннан үтәрмен.

Биек тауга менеп,
Сагышларым түгеп,
Кошлар юлын ялгыз үтәрмен.
Биек тауга менеп,
Сагышларым түгеп,
Син килгәнне өзелеп көтәрмен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »