Күк чәчәгем

Күк күзләрең — күк чәчәкләр төсле,
Хисләр диңгезендә адашам.
Сөю бүләк иткән күзләреңне
Төшләремдә күреп саташам.

“Күк чәчәгем, сине көтәм”, — диеп,
Тугайларга чыгам сагынып.
Аккош булып килеп төшсәң син
Шул тугайга канат кагынып.

Күк күзләрең — куе томан төсле,
Таба алмыйм чыгар юлымны.
“Кил яныма”, — диеп, томан аша
Сузсаң иде җылы кулыңны.

“Күк чәчәгем, сине көтәм”, — диеп,
Тугайларга чыгам сагынып.
Аккош булып килеп төшсәң син
Шул тугайга канат кагынып.

Күк күзләрең төсле күк чәчәкләр
Шаулап үсә яшел тугайда.
Җитәкләшеп тугай гизәр идек,
Яшьлек мәхәббәтем, син кайда?

“Күк чәчәгем, сине көтәм”, — диеп,
Тугайларга чыгам сагынып.
Аккош булып килеп төшсәң син
Шул тугайга канат кагынып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »