Добавлено rusyazykly в СР, 14/06/2023 - 10:09
Ярсып килгән язлар иде,
Күзләреңдә назлар иде,
Ак томаннар төсле таралды.
Мәхәббәтнең алсу күге,
Сөю көткән күңел түре
Көнчел сүзләр белән каралды.
Хәтердә ул айлы кичләр,
Йөгәнсез ат — татлы хисләр,
Икәү өздек сөю җиләген.
Сиңа әйтер сүзләрем бар,
Моңнарыма дөньялар тар,
Кире какма язмыш бүләген.
Учагыбыз әле яна,
Йөрәкләргә ялкын сала,
Бергә булу — минем теләгем.
Сагыш утларында янам,
Яннарыңа кабат барам,
Син иң татлы сөю җиләгем.