Көяз җил үпкән кызыл раузалар
Сөйгәнен көтеп җырлый таңнарда:
“Ник теләмәдең, йөрәк бәгырем,
Мәхәббәт гөле серен аңларга?”
Кызыл раузалар — сөю билгесе,
Кызыл раузалар — күңел көзгесе.
Кызыл раузаны карлар каплаган,
Яралы канат ишен тапмаган.
Хис-тойгылардан энҗеләр тезеп,
Кызыл раузалар кояшка бага.
Иң саф өметен томаннар саргач,
Чәчәк таҗыннан чык-яшьләр тама.
Кызыл раузалар — сөю билгесе,
Кызыл раузалар — күңел көзгесе.
Кызыл раузаны карлар каплаган,
Яралы канат ишен тапмаган.
Назга тилмергән кызыл раузалар
Таҗларын ачып көтә таңнарда.
Сандугач моңын урлаган кәккүк,
Аерылу җырын суза талларда…
Кызыл раузалар — сөю билгесе,
Кызыл раузалар — күңел көзгесе.
Кызыл раузаны карлар каплаган,
Яралы канат ишен тапмаган.