Син яшьлекнең ал чәчәге

Бәхет кошым кайсы якта
Тилмереп оча икән,
Өзелеп көткән яшьлек яры
Исенә төшә микән?
Җилләр йотып эзләсәң дә,
Табылмас миңа тиңе.
Тик үзеңә атап өзгән
Сөю гөлләрем шиңде.

Син яшьлекнең ал чәчәге,
Аралар өзелмәсен,
Икебезне бер моң иткән
Саф хисләр сүрелмәсен.

Үкенечләр бәгырь телә,
Кайт, иркәм, яннарыма.
Синнән башка яшәү юк дип,
Нур өстә таңнарыма.
Бәхет кошым кайсы якта
Тилмереп оча икән,
Өзелеп көткән яшьлек яры
Исенә төшә микән?

Син яшьлекнең ал чәчәге,
Аралар өзелмәсен,
Икебезне бер моң иткән
Саф хисләр сүрелмәсен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »