Зәңгәр чишмә буйларында
Әрни яшьлек эзләрем.
Ят бакчадан чыгар диеп,
Җан дустымны эзләдем.
Сөйләшеп сүзләрем бетмәс,
Карап, күзләрем җитмәс.
Сине минем кебек саг(ы)нып,
Башка берәү дә көтмәс…
Бөдрә таллар яшен коя
Мин табынган сукмакка.
Өмет җилкәнендә очам
Юллар бүленгән якка.
Сөйләшеп сүзләрем бетмәс,
Карап, күзләрем җитмәс.
Сине минем кебек саг(ы)нып,
Башка берәү дә көтмәс…
Кисек канатларың талыр,
Офык эзләп кагынма.
Пар сандугач таң аттыра
Һаман яшьлек талында.
Сөйләшеп сүзләрем бетмәс,
Карап, күзләрем җитмәс.
Сине минем кебек саг(ы)нып,
Башка берәү дә көтмәс…
Бу җыр Таһир Асылгәрәй репертуарында бар
Добавлено rusyazykly в СР, 14/06/2023 - 10:34
«
»