Күңелемә моң тулган, җыр туган чакларда
Ашкынам тик сезнең якларга.
Күкрәгем тарсына, күңелем ярсына,
Ярсына сез дуслар каршына.
Җырларым, моңнарым — тик сезнең өчендер,
Тик сезнең өчендер — юлларым!
Җырларым көч бирсен, хисләрне үстерсен,
Тибрәтеп күңелнең кылларын…
Әйтәлсәм әгәр дә ни диеп көенеп
Типкәнен тынгысыз йөрәгем:
Туганлык һәм дуслык, халкыма тынычлык —
Дөньяда иң олы теләгем …
Җырларым, моңнарым — тик сезнең өчендер,
Тик сезнең өчендер — юлларым!
Җырларым көч бирсен, хисләрне үстерсен,
Тибрәтеп күңелнең кылларын…
Кошлардай сайрашып, очрашыйк (яшәдек) җырлашып,
Җырларда очрашыйк без тагын.
Гомерләр тиз үтә, яңы чорлар җитә,
/ Сез минем күңелемдә, оныта алмам гомергә /
Бәхетле булыгыз, дусларым!..
Җырларым, моңнарым — тик сезнең өчендер,
Тик сезнең өчендер — юлларым!
Җырларым көч бирсен, хисләрне үстерсен,
Тибрәтеп күңелнең кылларын…
Тыңлагыз җырымны, тыңлагыз, дусларым,
Яңа җыр — мәхәббәт турында.
Зур булыр бәхетем: сөюем, рәхмәтем
Әйтәлсәм сезгә бу җырымда.
Җырларым, моңнарым — тик сезнең өчендер,
Тик сезнең өчендер — юлларым!
Җырларым көч бирсен, хисләрне үстерсен,
Тибрәтеп күңелнең кылларын…