Әрәм булган сөюләр

Аңлый алмадың син мине,
Әллә юри уйнадың.
Яратмагач, нигә инде,
Яратам дип, алдадың.

Әрәм булган бу сөюләр,
Әрәм булган бу вакытлар.
Пыяладай чәлпәрәмә
Килгән матур хыяллар.

Кызык түгел, ә кызганыч,
Синең болай йөрүең.
Алдап мине һәм алдашып,
Буш өметкә төрүең.

Әрәм булган бу сөюләр,
Әрәм булган бу вакытлар.
Пыяладай чәлпәрәмә
Килгән матур хыяллар.

Үз-үзеңә ышанмагач,
Нигә соң кыланулар.
Газап булып кала торган,
Нигә мондый уеннар.

Әрәм булган бу сөюләр,
Әрәм булган бу вакытлар.
Пыяладай чәлпәрәмә
Килгән матур хыяллар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »