Яратырга мине өйрәттең

Һәр мизгелнең секундларын санап,
Сагынырга мине өйрәттең.
Сулып барган күңел түрләремнең,
Сүнгән учакларын дөрләттең.

Сүзсез генә бер ни өмет итми
Яратырга мине өйрәттең.
Бик еракта миннән яшәсәң дә,
Сөю бишегендә тибрәттең.

Хыял диңгезендә дулкыннарга
Каршы йөзәргә син өйрәттең.
Иреннәрең тими иренемә
Кайнар сулышыңда көйрәттең.

Сүзсез генә бер ни өмет итми
Яратырга мине өйрәттең.
Бик еракта миннән яшәсәң дә,
Сөю бишегендә тибрәттең.

Күңел тулып, ярсу чакларымда
Еламаска мине өйрәттең.
Назларыңны матур көйгә салып,
"Яратамын",-диеп юаттың.

Сүзсез генә бер ни өмет итми
Яратырга мине өйрәттең.
Бик еракта миннән яшәсәң дә,
Сөю бишегендә тибрәттең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »