Добавлено rusyazykly в Пнд, 19/06/2023 - 10:20
Ә син миңа елмайдың да
Үтеп кердең җаныма.
Гел күрәсем килә сине,
Җаныкаем, янымда.
Йөрәгем сине сайлады,
Мин каршы киләлмәдем.
Синсез гомер юлларымны
Үтәргә теләмәдем.
Ә син миңа елмайдың да
Үтеп кердең җаныма.
Гел күрәсем килә сине,
Җаныкаем, янымда.
Йөрәгем сине сайлады,
Син минем бәхет кошым.
Рәхәт миңа, җылы миңа,
Янымда бар кояшым.
Ә син миңа елмайдың да
Үтеп кердең җаныма.
Гел күрәсем килә сине,
Җаныкаем, янымда.