Уяна иртән иртүк,
Сөрәнли: «Кик-ри-күк!»
Әтәчкә башка эш — чүп,
Тавык-чебешләре күп.
«Кик-ри-күк!», «Кыт-кыт-кыт!»
Ничек тиз уза вакыт?!
«Чип-чип-чип-чип-чип-чип-чип»
Чык суын куйдык эчеп!
«Кыт-кыт» кытлый тавыклар,
Тулымы,— дип,— савытлар?
«Чип-чип» чили чебиләр,
Бернәрсә дә белмиләр.
«Кик-ри-күк!», «Кыт-кыт-кыт!»
Ничек тиз уза вакыт?!
«Чип-чип-чип-чип-чип-чип-чип»
Чык суын куйдык эчеп!
Добавлено rusyazykly в Пнд, 19/06/2023 - 11:53
«
»