Добавлено rusyazykly в Пнд, 19/06/2023 - 16:19
Мин сине көткәнмен икән,
Мин бит сине эзләгән,
Еллар, вакыт арасыннан
Очратам дип күзләгән.
Тавышың да шундый таныш,
Карашларың да якын.
Кыска гына шул мизгелдә
Кабынды җанда ялкын.
Бер карауда күзләреңә
Мин бит сине таныдым.
Өзелепләр көткән кешем,
Син икәнең, аңладым.
Йөрәккә башканы кертми,
Сиңа урын сакладым.
Синең белән тормышымны
Өр-яңадан башладым.
Синең белән тирбәләбез
Бәхетнең дулкынында
Яныйк, җаным, сүнми торган
Мәхәббәт ялкынында
Бер карауда күзләреңә
Мин бит сине таныдым.
Өзелепләр көткән кешем,
Син икәнең, аңладым.