Добавлено rusyazykly в СР, 21/06/2023 - 14:25
Күзләремнең нуры бит син,
Карашымның яктысы.
Син салдың бит йөрәгемә
Мәхәббәтнең чаткысын.
Ай ул чаткы, утлар якты,
Гомерлеккә ялкыны.
Минем белән ул ялкында
Үзең дә яналдыңмы?
Хыялымда синең белән
Бәйлим тормыш юлымны.
Аңларсыңмы йөрәгемне,
Алырсыңмы кулымны?
Ай ул чаткы, утлар якты,
Гомерлеккә ялкыны.
Минем белән ул ялкында
Үзең дә яналдыңмы?
Күзләремнең нуры бит син,
Карыйм, карап туялмыйм.
Татлы төш кебек бәхетем,
Уятмагыз — уянмыйм.
Ай ул чаткы, утлар якты,
Гомерлеккә ялкыны.
Минем белән ул ялкында
Үзең дә яналдыңмы?