Язмыштан юк узмыш

Категория: көе сүзләре

Чәчкәм дия идем,
Назлап сөя идем,
Гел минеке булырсың, дидем.
Язмыштан юк узмыш,
Шулай бара тормыш,
Аерылабыз дигәч, син көлдең.

Узды ничә еллар,
Акты купме сулар,
Язмышлардан качып булмады.
Буранлы көннәрдә,
Сагышлы төннәрдә
Күңел бары сине уйлады!

Ышанмадың миңа,
Алдым кочагыма,
Язмышларны, дидем, алдыйбыз.
Иркәм, кирәк булса,
Синең белән бергә
Жир читенә китеп качарбыз.

Узды ничә еллар,
Акты купме сулар,
Язмышлардан качып булмады.
Буранлы көннәрдә,
Сагышлы төннәрдә
Күңел бары сине уйлады!

Булырбыз без анда
Иң бәхетле парлар
Гомерләрнең соңгы көненчә.
Аерылмабыз бер дә,
Булырбыз гел бергә,
Булыр әле, булыр безнеңчә!

Узды ничә еллар,
Акты купме сулар,
Язмышлардан качып булмады.
Буранлы көннәрдә,
Сагышлы төннәрдә
Күңел бары сине уйлады!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »