Өмет (алтынчы вариант)

Күңел эзләгәндә әллә кемне,
Берәү генә булып ул килде!
Күшегепләр калган күңелемнең
Яраларын ябып, җан өрде.

…Башың ташка орыр чакларыңда,
Бер елыйсың килсә бер көнне,
И, Ходаем, өметеңнән өзмә,
Өметеңнән өзмә беркемне!

Я ярсыды, я бер туктап калды,
Терәк тапты йөрәк, ниһаять.
Шул шатлыкка урын җитмәгәнгә,
Офык булып, офык киңәя.

…Башың ташка орыр чакларыңда,
Бер елыйсың килсә бер көнне,
И, Ходаем, өметеңнән өзмә,
Өметеңнән өзмә беркемне!

Чишмәләр дә җәелеп китеп акты,
Бура-улакларны тарсынып.
Көнне генә түгел, төннәрне дә
Урап алды сихри яктылык.

Үзгәрмичә хәле юк җиһанның,
Хәзинәгә берәү юлыкты:
Буш күңелне үткәннәрдән йолып,
Өмет уты тагын җылытты.

…И, Ходаем, өметеңнән өзмә,
Өметеңнән өзмә, беркемне!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »