Добавлено tatassr в Втр, 11/07/2023 - 14:06

Таң, кичләрдә тугайлардан
Килә кәккүк тавышы.
Әллә ниләр уйлата ул,
Арта күңел сагышы.
Һәй, кәккүкләр, санамагыз
Безнең калган гомерне.
Ашыктырмагыз көннәрне,
Әрнетмәгез күңелне.
Ай, көннөрне, киләчәкне
Юрамагыз, кәккүкләр.
Җиргә килгәч, яшик әле,
Бигрәк матур җир-күкләр.
Һәй, кәккүкләр, санамагыз
Безнең калган гомерне.
Ашыктырмагыз көннәрне,
Әрнетмәгез күңелне.
Һәркемнең бар үз язмышы,
Кемгә күпме язылган.
Аерылмыйкчы берүк иртә
Бу дөньяның назыннан.
Һәй, кәккүкләр, санамагыз
Безнең калган гомерне.
Ашыктырмагыз көннәрне,
Әрнетмәгез күңелне.