Ак кораб (бишенче вариант)

Биек тауның башларында
Очып йөри күбәләк.
Интернет һәм вай-фай булса,
Бар дөньябыз түгәрәк.
Кәкре каен кәүсәсендә
Тук-тук килә тукыран.
Бармакларым кәкерәйтеп
Ватсап чукып утырам.

Агыйделдә — ак кораб,
Утырдым алга карап.
Уза инде яшь гомерләр
Телефоннарга карап

Безнең урам уртасында
Үсеп утыра каен.
Үксеп-үксеп ник елыйсың,
Өзелдеме вайфаең?
Татарча "кая барасың?",
Урысча "куда пойдешь?"
Өйдә интернет югалса,
Пожалуй, с ума сойдёшь.

Әнә килә автомобиль,
Ишеге мазут кына.
Күрешкәч тә, сөйләшәбез
SMS язып кына.
Агыйделнең арьягында
Сания апа сөт сата.
Бишектәге балалар да
Телефон тотып ята.

Агыйделдән агып килә
Ике кисәк колбаса.
Көннәр буе нишләр идек,
Телефоннар булмаса.
Иртә торып, тышка чыксам,
Сандугачлар — усакта.
Бер минутка кергән идем,
Көнем узды ватсапта.

Агыйделдә — ак кораб,
Утырдым алга карап.
Уза инде яшь гомерләр
Телефоннарга карап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »