Әнием (дүртенче вариант)

Категория: Авторлары

Чәчәкләре матур булса да,
Бармы шаккатырлыгы?
Әниемнең күзләрендә
Дөньяның матурлыгы.

Әнием, әнием, әнием,
Таң җиледәй назлы кулларың.
Әнием, тик сиңа багышлап,
Җырлыйлар яраткан кызларың.

Кояшның яктылыгына
Торасы юк аптырап.
Әниемнең нурлы йөзе
Кояштан да яктырак.

Әнием, әнием, әнием,
Таң җиледәй назлы кулларың.
Әнием, тик сиңа багышлап,
Җырлыйлар яраткан кызларың.

Диңгезне чиксез киң диләр,
Беләм алай түгелен.
Барлык диңгезләрдән дә киң
Әниемнең күңеле.

Әнием, әнием, әнием,
Таң җиледәй назлы кулларың.
Әнием, тик сиңа багышлап,
Җырлыйлар яраткан кызларың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »