Ялгыз көнбагыш

Категория: Авторлары

Юл буенда ялгыз көнбагыш.
Бер-беребезгә охшаганбыз:
Син дә ялгыз, мин дә ялгыз,
Язмыш микән, әллә ялгыш?

Кил инде, кил, күпме күзләдем,
Көннәр буе сине эзләдем
Миңа да бит сөешер пар,
Ходай биргән насыйп яр.

Имәннең бит бар каены,
Кояшның да бар бит ае.
Минем генә күңел ялгыз,
Нигә икән мондый язмыш.

Кил инде, кил, күпме күзләдем,
Гомер буе сине эзләдем
Миңа да бит сөешер пар,
Ходай биргән насыйп яр.

Юл буенда сары көнбагыш,
Күрдем быел, түгел ялгыш.
Тик мин генә юл буенда
Басып торам һаман ялгыш.

Кил инде, кил, күпме күзләдем,
Гомер буе сине эзләдем
Миңа да бит сөешер пар,
Ходай биргән насыйп яр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »