Юбилей җыры

Күрешәбез елдан-елга…
Җыелыштык юбилейга…
Искә алып үткәннәрне…
Телик изге теләкләрне…

Бирсен Ходай безгә матур картлык,
Сәламәтлек бирсен, һәм дә бәхет-шатлык.
Күңелебез моң-назларга тулып.
Гөрләп яшик дуслар, җирдә,
бердәм булып?

Күңелләр дә — бик яшь әле,
Чал чәчебез картлык яме..
Йөрәгебез ярсып тибә,
Уфтанып син, мин карт димә.

Бирсен Ходай безгә матур картлык,
Сәламәтлек бирсен, һәм дә бәхет-шатлык.
Күңелебез моң-назларга тулып.
Гөрләп яшик дуслар, җирдә,
бердәм булып?

/ https://vkvideo.ru/video-172879050_456239584 /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »