Яшисе килә (өченче вариант)

Яшәгән саен яшисе килә,
Барсын яңадан башлыйсы килә..
Бөтен гөнаһлар югалсын иде,
Юллар турыдан тик барсын иде..
Матур теләкләр тормышка ашсын,
Насыйп ризыклар йөрәккә ятсын.
Балалар гөрләп яшәсен җирдә..
Оныклар шау-гөр килсеннәр өйдә.
Яшәгән саен яшисе килә..
Алда ни барын беләсе килә.
Авырлыкларны җиңәсе килә,
Батыр йөрәкле буласы килә.
Дөньяда һәрчак тынычлык булсын.
Бакчаларыбыз чәчәккә тулсын.
Кояш елмаеп йокларга ятсын..
Җирдә көн саен алсу таң атсын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »