Юк — димә син

Юк, — димә син,бар, — дип яшә,
Ышанып буласына..
Кеше сүзенә карама,
Шөкер, бар дөньясына.
Дөнья сине күрми бердә,
Әйләнә дә, әйләнә…
Синең хисләр,кичерешләр,
Бер йомгакка бәйләнә.
Бар, — дип яшә, бары да булсын,
Бәхете дә, сагышы…
Аерылулар, кавышулар.
Моңнарыңның агышы.
Тоеп яшә,татып яшә,
Язмышның бар биргәнен.
Сыгылсаңда көтмә һич тә,
Берәүнең хәл белгәнен.
Ышан бары тик үзеңә,
Канәгать бул барыннан.
Дөнья туктаганы юк бит
Бердә,  кеше зарыннан.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »