Утырчы яныма

Әй, җырлыйм әле бер,
Хисләрем ташый бит.
Чирттерсәм күңелеңнең
Кылларын, гафу ит.

Моң тулды җаныма,
Утырчы яныма.
Җырымның сүзләре
Тик сиңа кагыла.

Аңласаң аңларсың,
Йә, кире кагарсың.
Моңланып,сызланып…
Җавабын табарсың

Утырчы яныма,
Хисләрем тыңлачы…
Мин сиңа җырлармын,
Ал таңнар атканчы.

Моң тулган җаныма,
Киртәләр куя алмыйм.
Син — диеп тилергән
Хисләрне тоя алмыйм.

Тыңлачы, йөрәгем,
Һаман җыр суза бит…
Әрнетсәм күңелеңнең
Кылларын, гафу ит.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »