Татарстан поезды (икенче вариант)

Мәскәү — Казан поездының
Исеме — Татарстан.
Килерсеңме бәгыркәем​
Сагынып көтеп торсам.
Татарстан поезды​
Вакытында килә ул.
Сине өзелеп көткәнемне
Әйтерсеңлә белә ул.
Мәскәү — Казан юлларында
Узар ахыры гомерем…
Мин Мәскәүдә, син-Казанда
Җитәрме түземлегем.
Татарстан поезды
Вакытында килә ул.
Сине өзелеп көткәнемне
Әйтерсеңлә белә ул.
Ярар, җитте, үзем барам
Хисләремне тутырып.
Сөйләрмен йөрәк серемне
Яннарыңа утырып.
Татарстан поезды​
Вакытында килә ул.
Сине өзелеп көткәнемне
Әйтерсеңлә белә ул.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »