Кара көзләр

Аерылдылар юллар,
Чуалдылар уйлар…
Бар өметләр кинәт эзелде.
Ничә еллар бергә
Типкән ике йөрәк,
Ни сәбәптән кинәт сүрелде.

Ни булды соң безгә,
Шушы кара көздә.
Ике йөрәк елый газаптан.
Бик күп еллар узгач,
Хәтер төбе тузгач…
Үкенербез бәлки, азактан.

Сүрелделәр хисләр,
Безнең назлы кичләр…
Үткәннәрдә калды бикләнеп.
Һәркем аерым-аерым,
Эзли барыр юлын,
Һәр адымын баса шикләнеп.

Ни булды соң безгә,
Шушы кара көздә.
Ике йөрәк елый газаптан.
Бик күп еллар узгач,
Хәтер төбе тузгач…
Үкенербез бәлки, азактан.

Аерылулар авыр,
Яралары калыр.
Бер — беребезгә әйткән сүзләрдән.
Тик, Ходайдан, җаным
Сабырлыклар сорый,​
Саклый күрсен кара көзләрдән.

Ни булды соң безгә,
Шушы кара көздә.
Ике йөрәк елый газаптан.
Бик күп еллар узгач,
Хәтер төбе тузгач…
Үкенербез бәлки, азактан.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »