Барыбер көтәм

Категория: көе сүзләре

Сайрый таңнарда кунып талларга
Ялгыз сандугач, үзәкне өзеп.
Моңлы төннәрдә, киләм күлләргә —
Сагынганнарга бирсәнә түзем.

Иске ай бата, яңасы калка,
Балкып китәр күк сагышлы йөзем.
Тагын ничә җәй, тагын ничә көз,
Язы, кышы бар — бирсәнә түзем.

Күкләргә карыйм, йолдызлар саныйм,
Ул балкышлары — нәкъ синең йөзең.
Таралыр сагыш, таралмас өмет,
Барыбер көтәм — бирсәнә түзем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (14 голосов)
« »