Добавлено ЗАЛИЯ в СБ, 26/08/2023 - 17:55
Күңел һаман көтә әле…
Нидер үзгәрер сыман…
Хыялларыма юл ачып,
Таралыр кебек томан.
Зәңгәр томан, капламачы
Барасы юлларымны…
Киләчәккә өмет итеп,
Җиктем хыялларымны.
Язмыш төрле, дөнья серле,
Һәркөн көтә яңалык.
Эх, диеп яшәмик җирдә,
Шатландырсын чынбарлык.
Күңел һаман көтә әле..
Үзгәрер дөньялар да..
Гөлбакчалар чәчәк атар,
Мин эз салган юлларда.