Күгәрчен булсам әгәр

Күгәрчен дә гөр-гөр килә,
Сөйгәне тирәсендә.
Ә син, сынаплар карыйсың,
Яныма киләсеңдә.

Ышанмагач хисләремә​
Килмә әле яннарыма.
Салкын караш, шикле уйлар…
Салма әле җаннарыма.

Бер елмайсаң ,бәгырькәем,
Дөньям үзгәрер иде…
Күгәрчендәй, канатланып,
Җырлап җибәрер идем.

Ышанмагач хисләремә,
Килмә әле яннарыма.
Салкын караш, шикле уйлар…
Салма әле җаннарыма.

Колач җәеп, ямьле язда,
Мин дә назланыр идем.
Синең янда күгәрчендәй
Гөрләп шатланыр идем.

Ышанмагач хисләремә​
Килмә әле яннарыма.
Салкын караш, шикле уйлар…
Салма әле җаннарыма.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »