Әйләнеп бер кара әле

Әйләнеп бер кара әле,
Китмә саубуллашмыйча.
Йөрәккәең түзә алмас
Мине искә алмыйча.

Төшләреңә керермен мин
Уйларыңда йөрермен.
Зиһенеңдә чуалырмын,
Сагышларга төрермен.

Мин-мин диеп, йөрмә әле,
Миндә матур үземә.
Карашларың үзгәртмәсәң,
Үкенерсең үзең дә.

Сигезлегә басасың да,
Шикылт-микылт йөрисең.
Синең өчен янганымны,
Карамыйсың, күрмисең.

Төшләреңә керермен мин,
Уйларыңда йөрермен..
Зиһенеңдә чуалырмын,
Сагышларга төрермен.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »