Добавлено ЗАЛИЯ в СБ, 26/08/2023 - 18:19
Үзең матур, үзең чибәр,
Тик сәер гадәтең бар.
Үз туксаның — туксан синең,
Синең янда дөнья тар.
Үз туксаның тукый-тукый,
Тукымаң тузар инде.
Мин-мин — диеп, күкрәк төеп,
Гомерең узар инде.
Һәрнәрсәгә үз фикерең,
Үзеңнекен бирмисең.
Дөреслекне аңласаң да,
Ялгышканмын — димисең.
Үз туксаның тукый-тукый,
Тукымаң тузар инде.
Мин-мин — диеп, күкрәк төеп,
Гомерең узар инде.
Бәлки шулай кирәктер дә,
Үз сүзеңдә торырга…
Ләкин ничек синең белән,
Матур тормыш корырга…