Дөнья дибез, тормыш дибез,
Язмыштан зарланабыз…
Уңышларны саный-саный…
Ялгыштан акланабыз.
Эх, уза гомерләр…
Айлар, еллар, мизгелләр…
Яши-яши аңлыйбыз шул,
Без мәңгелек түгелләр.
Акча дибез, байлык дибез,
Һаман тормыш куабыз…
Бәхет эзләп, сөю эзләп,
Яшәү тәмен тоябыз.
Эх, уза гомерләр…
Айлар, еллар, мизгелләр…
Яши-яши аңлыйбыз шул,
Без мәңгелек түгелләр.
Дуслар белән, туган белән,
Бик кадерләп вакытны
Яшик әле, дөньяларда,
Бүлеп кайгы-шатлыкны.
Эх, уза гомерләр…
Айлар, еллар, мизгелләр…
Яши-яши аңлыйбыз шул,
Без мәңгелек түгелләр.
Бу җыр Айгөл Бариева репертуарында бар
Добавлено ЗАЛИЯ в СБ, 26/08/2023 - 18:42
«
»