Добавлено ЗАЛИЯ в ВС, 27/08/2023 - 06:31
Әбдекинең күл буйларын
Сагынып кайтам елда
Күңел ачам, халкым белән
Сабантуй мәйданында.
Әбдекием бүләк итте,
Илгә бик күп шәхесләр.
Моңлы җырыма да сыймый,
Йөрәгемдәге хисләр.
Тарихың да аянычлы.
Тик бирешмәгән халкым.
Динен, телен саклап калып,
Яши авылым, балкып.
Әбдекием синдә генә
Айлы-йолдызлы кичләр.
Моңлы җырыма да сыймый,
Йөрәгемдәге хисләр.
Таңнарда азан яңгырый,
Мәчет манарасында.
Изге иман нуры кертеп
Һәр авыл баласына.
Әбдекиемә кайтамын,
Нигә миңа чит илләр.
Моңлы җырыма да сыймый.
Йөрәгемдәге хисләр.