Әниләр теләге

Категория: көе һәм сүзләре

Җаныбыздан аерып, гомерләрне биреп,
Бик кадерләп үстерәбез без.
Төннәр йокламыйча, балабыз дип,
Еламасын улым-кызым дип.

Тездә чакта бала сөйдерә шул,
Ә итәкләрдән төшкәч көйдерә.
Кичерсәк тә сезнең ялгышларны,
Авыр сүзләр кала күңелдә.

Тәүге кыңгыраудан соңгысына
Бергә үтәбез мәктәп юлларын.
Җитә сезнең яшьлек туйлары да,
Сиздерми шул гомер узганы.

Балам, балам диеп, өзгәләнеп,
Хәтта картайгач та йөгерәбез.
Оныкларны күрү шатлыгыннан
"Үләм" дигәндә дә бөреләбез.

Әти-әни диеп, җылы итеп
Эндәшсәгез — безгә шул да җитә.
Гомер көзләрендә кояш көткән сыман,
Балалардан кем дә шуны көтә.

Рәнҗетмәгез безне, балакайлар,
Олыгайган күңел — пыяла.
Саксыз әйткән һәрбер сүзегездән
Җан кителә, йөрәк уала.

…Җан кителә, йөрәк уала,
Бик кадерле шул, сез, балалар…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »