Язлар узып җәйләр үтә,
Килә гомер көзләре.
Көзләрне бәхетле итәр
Мәхәббәт җимешләре.
Исән-имин йөрегез сез,
Йөрәгем, бәгырьләрем,
Яшьлек агачында пешкән
Мәхәббәт җимешләре.
Еракларга тәгәриләр
Мәхәббәт җимешләре.
Юлыгызны бүлдермәсен
Көзнең ачы җилләре.
Исән-имин йөрегез сез,
Йөрәгем, бәгырьләрем,
Яшьлек агачында пешкән
Мәхәббәт җимешләре.
Җимешләр ачы, татлы да,
Язмышның үзе төсле.
Йөрәгебездә саклыйбыз
Гомерлек сөю хисен.
Исән-имин йөрегез сез,
Йөрәгем, бәгырьләрем,
Яшьлек агачында пешкән
Мәхәббәт җимешләре.
Бу җыр Резедә Кадыйрова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 28/08/2023 - 15:18
«
»
